– Безнең сакчыларыбыз җиңүне кулларына корал тотып якынайталар, ә без аларга тылда ярдәм күрсәтәбез. 14 февральдә Шаровка авылында без яугирләр өчен 10 килограмм чәк-чәк, 31 банка рассольник, 50 банка борщка заправка, 27 банка – карабодай белән ит, 40 банка тозланган яшелчәләр әзерләдек. Шулай ук сугышчылар өчен футболкалар, перчаткалар, эчке кием, шәхси гигиена әйберләре сатып алдык. Яугирләр алгы сызыкта чакта, “Су белән тәэмин итү челтәрләрен капиталь ремонтлау” проекты белән Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашып, территорияне төзекләндерәбез. Хәрбиләр кебек, без дә тик җиңүгә омтылабыз”, – дип хәбәр итте биләмә башлыгы Ильмира Ильина.
“Җиңүгә – бергә” акциясен ничек уздырулары турында сюжетны Башкортстан юлдаш телевидениесенең “Телецентр”программасында күрсәттеләр.
Римма Солтанова әзерләде.