Күп авылдашларын җыйган, кунаклар килгән чара бик җылы халәттә үтте. Автор басманың эчтәлеге, эшләнеше белән таныштырды, беренче китапны мәктәпкә бүләк итте.
– Китап авылның ил белән бергә кичергән үткәне, язмышына төшкән сынаулар, бүгенге тормышы турында. 300 елдан артык гомер кичергән олпат авылның шатлык-сөенечләре, кайгы-хәсрәтләре, күркәм йолалары, бәйрәмнәре – татар авылына хас гадилеге, ихласлыгы турында. Авылның горурлыгы булган кешеләре турында. Мин әлеге тарихи- публицистик- әдәби китабымда авылымны, авылдашларымны яратуымны яздым, – ди автор.
Мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары, Бәләбәй “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы вокаль төркеме, сәхнә осталары Зөлфирә Әүбакирова, Марат Шәрәфетдинов башкаруында җырлар, укучылар, нәфис сүз остасы Галия Әхмәтшина яңгыраткан шигырьләр шагыйрәнең иҗатын чагылдырды – чараның бизәге булды.
Бәйрәмне оештыру өчен тырышлык куйган, анда катнашкан һәркемгә Зәйфә Миргазиян кызы чиксез рәхмәтле.
Рузил Имамов фотолары