Бу көнне Бәләбәй районы балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә туган телне популярлаштыруга, аны саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән чаралар оештырыла.
Балалар бакчаларында кызлар-малайлар туган телдә шигырьләр, җырлар өйрәнәләр, туган телгә бәйле уеннар уйныйлар, рәсемнәр төшерәләр һ.б.
Мәктәпләрдә лингвистик конкурслар уздыралар, шигырь һәм иншалар язу буенча иҗади конкурслар, ”Тел – халык тарихы” бердәм класс сәгатьләрендә булалар, “Туганнарга туган телдә” флешмоблар үткәрзәләр, махсус хәрби операциядә катнашучыларны яклау сүзләре белән туган телдә кыска видеороликлар төшерәләр.
Мәгариф идарәлегендә мондый чаралар укучыларга үз туган теле белән горурлану, аңа карата ихтирам тәрбияләүгә ярдәм итәләр, дип исәплиләр.
Регина Фәизова әзерләде.