Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль , 15:00

Бәләбәй. Кайда? Кайчан? Нәрсә?

Соңгы ике атнада шәһәр һәм район нинди тормыш белән яшәде? Шул хакта кыска хәбәрләр сөйли

Бәләбәй. Кайда? Кайчан? Нәрсә?
Бәләбәй. Кайда? Кайчан? Нәрсә?

 Хәтер көнендә

15 февральдә, Ватаннан читтә хәрби бурычын үтәгән русиялеләр турында Хәтер көнендә, Бәләбәй районында тантаналы чаралар узды.

 “Ватанны саклаучыларга” мемориалы стеласына янә кызыл канәферләр ятты. Әфганстан тауларында, Чечня һәм Таҗикстан, ерак Молдовада, эссе Сириядә һәм башка “кайнар нокталарда” Туган ил  алдында бурычларын үтәп һәлак булан яугир-интернационалистларны искә алырга муниципаль район җитәкчеләре, ветераннар – иҗтимагый оешмаларның урындагы бүлекчәләре әгъзалары, яшь армиячеләр, шәһәр кешеләре һәм кунаклар җыелды.

Биш почмаклы йолдыз рәвешендәге венокны һәм ал канәфәрләрне катнашучылар  локаль низагларда һәлак булганнарга арналган һәйкәл корылмасына салдылар,  һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.

Һөнәри юнәлеш

Бәләбәй шәһәренең 15 нче санлы мәктәбендә район тәрбиячеләре һәм социаль педагогларының  “Шәхеснең һөнәри булмышында әһәмиятле юнәлеш буларак мәктәп укучыларын һөнәргә иртә юнәлтү” семинар-практикумы узды. Аның эшендә шәһәр һәм районның белем бирү оешмаларыннан 24 педагог катнашты.

Сәнәгать

Бәләбәй “Автодеталь” предприятиесендә  ЛАДА Веста автомобильләренең алгы утыргычлары өчен салазкалар кузгаткычы (рычагы) әзерләү буенча яңа автоматлаштырылган линия үзләштерелә. Мартта завод эшчееләре  яңа продукцияне күпләп чыгара башларга ниятлиләр.

Бергә сайлыйбыз!

 Безнең шәһәр Бөтенрусия уңайлы шәһәр мохите булдыруга иң яхшы проектлар конкурсында катнаша.

Бәләбәй территориясендә шәһәр мохите объектларын төзекләндерү кимәлен күтәрү, халыкны төзекләндерү эшенә җәлеп итү, биләмәне төзекләндерүгә бәйле көнүзәк прорблемаларны ачыклау максатында Бәләбәй шәһәре биләмәсе хакимияте Бөтенрусия уңайлы шәһәр мохите булдыруга иң яхшы проектлар конкурсында катнашу турында карар кабул итте.

Бәләбәй әлеге конкурста ике мәртәбә уңышлы катнашты, нәтиҗәдә “Җырчы чишмәләр” паркы булдырылды, шәһәр буасы һәм “Старогородецкий” үзәге” иске төрмә территорияләре төзекләндерелде.

Шәһәрдә яшәүчеләрне янә проектта актив катнашырга чакырабыз.

Чәчүгә әзерлек бара

Район хуҗалыкларында язгы кыр эшләренә әзерлек бара.

– Быел  районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында гомум чәчү мәйданы 48 мең гектар тәшкил итәчәк, шуның 10 600 гектары – бөртекле уҗым культуралары. Сабан культураларына 17 000 гектар бүленәчәк. Техник культуралар 7000 гектар тәшкил итәчәк. Мал азыгы – 13 000 гектар.

Барлык хуҗалыкларда орлыкларның сыйфат көздән тикшерелде. Элиталы һәм гибрид орлыкларны сатып алу дәвам итә, – дип хәбәр иттеләр район хакимиятенең авыл хуҗалыгы хезмәтендә.

Афәрин, гер күтәрүчеләр!

Санкт-Петербургта егетләр һәм кызлар арасында гер спорты буенча Русия беренчелегенә биш көн буе киеренке көрәш барды. Анда илнең 40 төбәгеннән вәкилләр катнашты.

Башкортстан җыелма командасы составында безнең якташларыбыз – “Чемпион” спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләре Александр Иванов, Егор Цюпко, Дмитрий Михиенко, Вадим Федоров һәм Денис Михеев катнаштылар.

 – Егетләр сынатмады, тыныч һәм максатчан булдылар, аларның казанышлары (2 нче, 4 нче, 8 нче урыннар) белән горурланам, – ди тренерлары Винер Абзалов. – Алар көчле көндәшләре белән иң югары кимәлдә чыгыш ясадылар.

Тупланманы Зәйфә Салихова әзерләде.

 

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: