Барлык яңалыклар
Новости
23 февраль 2024, 09:00

Кадерле Ватанны саклаучылар, без сезнең белән!

Бүген ата-бабаларыбызның бөек җиңүләре һәм Әфганстан, башка кайнар нокталарда ил мәнфәгатьләрен яклау буенча изге бурычларын намус белән үтәгән Ватанны саклаучыларның  батырлык шавы яңгыраган үзенә бер үзгә   бәйрәм.

Кадерле Ватанны саклаучылар, без сезнең белән!
Кадерле Ватанны саклаучылар, без сезнең белән!

“Туган илне сакларга!” һөнәрен сайлаган хәрби хезмәткәрләргә аерым хөрмәт!

Махсус хәрби операция яугирләре бүген батырлык һәм гаярьлек күрсәтәләр! Мәкерле дошманны җиңүгә ирешү максатында бөтен ил бербөтен булып тупланды.

Кадерле Ватанны саклаучылар, сез – ил таянычы, сез –  гаилә терәге!

Газиз уллары һәм сөйгән ирләре махсус хәрби операция зонасында булган аналар һәм хатыннар алдында баш иябез!

Безнең барыбыз өчен дә ил бер – Русия! Бәләбәйлеләр барча буын ил сакчыларының аяусыз батырлыклары белән горурланалар.

Русия өстендә тыныч, аяз күк – булачак!

Фотода “Туган илем минем – Русия” композициясе белән “Mix dance” студиясе биючеләре.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: