Новости
26 Февраля 2024, 11:00

Бөтендөнья фестивалендә безнең яшьләр дә катнаша

Бүген 1-7 мартта «Сириус» федераль территориясендә узачак Бөтендөнья яшьләр фестивалендә катнашу өчен Башкортстан Республикасы яшьләре делегациясе юлга кузгалды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бөтендөнья фестивалендә безнең яшьләр дә катнашаБөтендөнья фестивалендә безнең яшьләр дә катнаша
Бөтендөнья фестивалендә безнең яшьләр дә катнаша

 – Фестивальдә Башкортстанны сайлап алу конкурсының  барлык этапларын узган 180 яшь кеше тәкъдим итәчәк. Ә узган атнада фестивальдә катнашу өчен Сочи шәһәренә 60тан артык кеше кергән волонтерлар делегациясе китте, — ди Башкортстан Республикасының Яшьләр сәясәте буенча дәүләт комитеты рәисе вазыйфаларын башкаручы Вито Сабиров.

Фестиваль Русия Президенты Владимир Путин Указы буенча Халыкара яшьләр хезмәттәшлеген үстерү максатында үткәрелә торган иң зур Халыкара яшьләр вакыйгасы булып тора.
Фестивальдә 20 мең яшь лидер: 10 мең Русия гражданы, шулай ук барлык континентлардан 10 мең чит ил кешесе катнашачак.

- Фестивальдә без зур делегация белән башка илләр һәм төбәкләр яшьләренә республикабыз турында сөйләячәкбез, яңа танышулар булдырачакбыз
һәм, әлбәттә, бөтен дөньядан спикерлардан яңа белемнәр алачакбыз, — ди Башкортстан делегациясе җитәкчесе Илнур Юлдыбаев.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас