Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2024, 11:00

Пациентлар ихтирамсыз дип зарланалар

Республика сәламәтлек сагы хезмәткәрләре профсоюзы ашыгыч ярдәм хезмәте хезмәткәрләре арасында сораштыру үткәрде һәм фельдшерлар эшенә комачаулаучы факторларны ачыклады  

Пациентлар ихтирамсыз дип зарланалар
Пациентлар ихтирамсыз дип зарланалар

Сораштыруда 900дән артык респондент, ягъни эшләүчеләрнең яртысы диярлек катнашкан. Сораулар оештыру, хуҗалык, социаль-көнкүреш һәм  ашыгыч медицина ярдәме эшендәге хокуки проблемаларга кагылган.

Күчмә бригадалар хезмәткәрләрен барыннан дә бигрәк пациентлар ягыннан  ихтирамсыз мөнәсәбәт борчый. Сораштырылганнарның 57,5 проценты шушы хакта әйткән, ә 29,6 % респондент пациентлар белән низаглы хәлгә эләгүен билгеләгән. “Киеренкелек факторлары” арасында икенче һәм өченче урыннарда хезмәткәрләр артык эшләүне (45,8%) һәм төрле документация тутыруны, аны кәгазь һәм электрон формада кабатлауны (45,3%) билгеләгәннәр.

Чакыру урынына барып җитүне кыенлаштыручы сәбәпләр арасында беренче урында – урамнарның исемнәре язылган табличкалар булмау (63,9%). Тазартылмаган юллар һәм машиналарның күплеге шулай ук ашыгыч машиналарга үтәргә комачаулый, 60,7% респондент шул хакта әйткән.

Сораштыруда катнашкан ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре фикеренчә, яшь белгечләргә (45 % респондент ), стажлы хезмәткәрләргә (65 % сораштырылучы)  өстәмә түләү каралганда, кадрларны эшкә җәлеп итәргә мөмкин.  

Сораштырылучыларның 57 проценты медикларга карата агрессия белдергән өчен җаваплылыкны катылату кирәклеген белдерә һ.б.

 "Сәламәтлек сагы министрлыгы вәкилләре белән түгәрәк өстәлдә хезмәткә уңайлы эш шартлары булдыру буенча профсоюз үз тәкъдимнәрен яңгыратачак”, – дип хәбәр иттеләр БР Сәламәтлек сагы хезмәткәрләре профсоюзында.

 

Автор:Зәйфә Салихова
Читайте нас: