Барлык яңалыклар
Новости
26 февраль 2024, 18:00

Республика халкына – март аендагы бәйрәм көннәре турында

Март аенда Башкортстан халкын 11 ял көне көтә, шул исәптән бер бәйрәм– 8 мартта билгеләнән Халыкара хатын-кызлар көне.

Республика халкына –  март аендагы бәйрәм көннәре турында
Республика халкына – март аендагы бәйрәм көннәре турында

Русия Федерациясе Хезмәт кодексының 112 нче статьясына ярашлы, 8 март бәйрәм көне булып  тора. Бу бәйрәм 1975 елдан билгеләнә. 2024 елда ул җомгага туры килә. Пәнҗешәмбе, 7 март, бәйрәм алды көне булганлыктан, эш көне бер сәгатькә кыскара.

Ә отппускага килгәндә,  эш көннәре күбрәк булган айларда чыгу отышлырак. 2024 елда акча җәһәтенән июльдә (23 эш көне), августта (22 эш көне), шулай ук октябрьдә (23 эш көне) ял алу отышлырак. Иң файдасыз айлар: гыйнвар (17 эш көне) һәм июнь (19 эш көне). Бу отпуск акчасын һәм эш хакын исәпләү үзенчәлекләре белән бәйле.

“Башинформ”  буенча

Фото:ачык чыганаклардан 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: