Новости
27 Февраля 2024, 05:00

Башкортстанда март нинди булачак

Русия Гидрометүзәгенең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд  якынча 2024 ел язын фаразлады

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда март нинди булачакБашкортстанда март нинди булачак
Башкортстанда март нинди булачак

Русиянең төп синоптигы тагын бер кат мартның кышкы ай икәнен искә төшерде.

Һава температурасына карның күплеге йогынты ясаячак дип белдерде ул. Русиядә көртләрнең биеклеге нәкъ февраль азагы–март  башына туры килә.

Һава торышы төрлечә булачак, дип исәпли метеоролог. Һәм 1 мартта тик календарьдагы яз гына башлана.

Кыш әле бетмәде. Урал һәм Себердә яшәүчеләргә салкыннарга әзерләнәсе була. Атна башында бик салкын – -25, -30 градус.

Башгидромет синоптиклары төп метеоролог белән бер фикердә, элеккечә  “себер” антицкилоны –  явым-төшемсез  салкын һава торышы саклана. Һава температурасы  әкренләп төнлә -23, -28 градустан, урыны белән -33 тән,  -17, -22 градуска күтәреләчәк, урыны белән -28, көндез -9, -14 градустан -4, -9 градускача. Якын көннәрдә уртача һава температурасы климтаик нормадан 4-8 градуска түбән булачак.

Роман Вильфанд табигатьнең үз законнары, алар без көткәнгә һәрвакытта да туры килми, дип искә төшерде. Кар, мөгаен, мартның өченче ункөнлегендә, хәтта апрельнең беренче ункөнлегендә эрер. Ә чын яз кар эри башлагач кына килә.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас