Новости
27 Февраля 2024, 11:00

Гадәти булмаган оранжерея

Акъяр авылында яшәүче үз өендә оранжерея булдырган.  Мартта, алда торган Халыкара хатын-кызлар бәйрәменә  аның 3 мең чәчкәсе таҗларын ачачак.

Добавить в предпочтительные источники Google
Гадәти булмаган оранжереяГадәти булмаган оранжерея
Гадәти булмаган оранжерея

Башта ире Азаматны бу идея сагайткан. Суганчаларны Голландиядән заказ белән кайтарганнар.

Бер салкын төнне утыртылган бөтен чәчкәләре һәлак була язган. Җылыту пушкасы эшләми башлаган. Конвекторлар коткарган.

Лаләләр бик нәзберек. Җилләтү дә таләп ителә, ул чәчкәләргә артык дымнан котылырга ярдәм итә. Линаның оранжереясында озын үсә торган лаләләр алынып киткән. Биредә барлыгы 6 сорт.

Быел ир белән хатын суганчаларны ике тапкыр күбрәк сатып алырга, ныклы теплица җиһазларга ниятлиләр.  Азамат хәзер хатынына бәйрәмгә нәрсә бүләк итәрмен дип баш вата, аның чәчкәләре бар бит инде.

Башкортостаным / яңылыктар

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас