Барлык яңалыклар
Новости
27 февраль 2024, 14:00

Уфа лимонариенда шәһәрнең 450 еллыгына цитрусларның яңа сорты чыгарылды

Уфа лимонариенда хәзер лимонның “Салават” дигән яңа сорты үсә. Ул шәһәргә 450 ел тулу уңаеннан чыгарылды. “Салават” сорты иң зуры булып санала. Аның авырлыгы – 1, 8 килограмманан артык.  

Уфа лимонариенда шәһәрнең 450 еллыгына цитрусларның яңа сорты чыгарылды
Уфа лимонариенда шәһәрнең 450 еллыгына цитрусларның яңа сорты чыгарылды

Хәзерге көндә 1 гектар мәйданны биләгән теплицада 1,3 мең лимон агачы үстерелә, алар елына 25 тонна уңыш бирә.

Ел саен бакчага 30 меңнән артык кеше килә.

Укыту-тәбрибә хуҗалыгының “Урман”, “Салават”, “Ләйсән” сортлы лимоннары һәм “Уралтау”, “Зилә” цитроннары дәүләт селекция казанышлары реестрына кертелгән.

Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: