Барлык яңалыклар
Новости
29 февраль 2024, 14:00

1 марттан пенсияләр арта!

1 марттан 80 яше тулган пенсионерларның пенсияләре артачак. Шулай ук узган айда инвалидлык буенча элеккегә караганда авыррак төркем билгеләнгәннәргә дә пособие суммасы артачак.

1 марттан пенсияләр арта!
1 марттан пенсияләр арта!

 Моннан тыш, яз башыннан алып быел гыйнвар аеннан да соңга калмыйча эштән киткән пенсионерларга да пенсия арттырылачак. Хәзер мондый яңадан исәпләү эштән киткәч, дүртенче айга түгел, ә икенче айга ук башкарыла. Яңадан исәпләп түләүләр автомат рәвештә башкарыла, бернинди гаризалар язу кирәкми.

Лилия Сәхибгәрәева фотосы

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: