Барлык яңалыклар
Новости
29 февраль 2024, 18:00

Исерек водительләрдән курык!

 Бәләбәй районында “Айнык водитель” искәртү операциясе узды. Юл-патруль хезмәте нарядлары төркемнәре  исерек килеш рульгә утырган водительләрне ачыклады.

Исерек водительләрдән курык!
Исерек водительләрдән курык!

Шундый рейдларның берсендә Бәләбәй районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре “Део Нексия” автомобиленә игътибар итәләр. Полиция хезмәткәрләре бу водительне тикшерергә булалар. Сөйләшкәндә аннан  хәмер исе аңкып тора, шуңа күрә кирәкле тикшерү чаралары уздыралар. Бу аның эчкән икәнен күрсәтә. Водитель нәтиҗәләрне кире какмый.

Гражданин РФ Административ хокук бозулар кодексының 12.8 статьясы 1 нче өлеше буенча административ җаваплылыкка җәлеп ителә (исерек килеш транспорт  чарасы белән идарә итү). Автомобиль махсуслаштырылган тукталышка урнаштырылган. Ир кешегә 1,5 тән 2 елга кадәр идарә итү хокукыннан мәхрүм итү яный, шулай ук 30 мең сум штраф .

Бер тәүлектә генә Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре эчкән килеш руль артына утырган алты водительне тоткарлаганнар. Аларның берсенә кабат эчкән килеш рульгә утырган өчен җинаять җаваплылыгы яный.

Исерек килеш автотранспорт белән идарә итү фактлары турында полициягә хәбәр итәргә кирәк. Юлда үзләрен тәртипсез тоткан водительләргә дә игътибар итәргә. Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тиешле оператив чаралар күрәәк.

Регина Фәизова әзерләде.


Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: