Спортчылар урындагы “Газпром трансгаз Уфа” һәм өч бишлек җыелмасы (Приют ЛПУМГ хезмәткәрләре, шулай ук яшүсмерләр һәм поселокның хоккей җыелмасы ветераннары) командалары беләнуйнадылар.
Гадәти уен кебек, әмма кунаклар командасының составы киресен сөйли: нинди фамилия булмасын – я Русия хоккее легендасы¸я популяр журналист.
Иптәшләрчә матчны ачу тантанасында Бәләбәй районы хакимияте башлыгы Азат Сәхәбиев белән “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте генераль директоры Рөстәм Закирҗанов катнаштылар.
Исемнәре билгеле кунаклар белән беренче булып приютлылар уйнады. Безнең спортчылар өчен уен дулкынландыргыч булды, чөнки “Роспрессаның” төп кечләре нинди бит – Беренче канал һәм “ МАТЧ-ТВ” комментаторлары Денис Казанский, Роман Скворцов, Антон Верницкий, Олимпия уеннары бронза призеры һәм дөнья чемпионы Андрей Николишин, Сергей Гыймаев һәм башкалар.
“Роспресса” белән “Газпром трансгаз Уфа” арасындагы матчта да көчергәнешле мәлләр җитәрлек булды. Алдагы уеннан да кызу, хис-кичерешләргә бай уен булмас төсле иде, әмма спортчылар моның киресен расладылар.
Көтелмәгән шатлыклар моның белән генә бетмәде. Русия хоккейчысы, “МАТЧ-ТВ” комментаторы Сергей Гыймаев һәм дөнья чемпионы, хоккей комментаторы һәм эксперт Андрей Николишин Приют спортчылары өчен хоккей буенча осталык классы уздырдылар.
Регина Фәизова.
Фотолар: ССО һәм “Газпром трансгаз Уфа” мәгълүмат чаралары.