-1 °С
Болытлы
Балалар сугыш хәрәкәтләренең тизрәк бетүен һәм барлык солдатларның өйләренә исән-сау кайтуларын телиләр. Алар менә шушы көнне көтүләрен яздылар.
Укучылар гадәти булмаган хәлләрдә, авыр шартларда булган яугирләребезне яклауның гаять мөһим икәнен аңлыйлар.
Якын вакытта хатлар махсус хәрби операциядәгеләргә озатылачак, дигән хәбәр урнаштырылган авыл Советының Вконтактедагы битендә.
Балаларга изге теләкләре өчен рәхмәт. Фронтта бу ихлас сүзләр яклаучыларның йөрәкләрен һичшиксез җылытачак.
Зәйфә Салихова.