Барлык яңалыклар
Новости
1 март 2024, 10:00

Бәләбәй районында яшәүче мутлашучыларга 11 миллион сумнан артык акчасын биргән

 Каза күрүче элек инвестицияләргә дип алган акчаларын кайтарырга теләп, кабат аферистларга эләккән  

Бәләбәй районында яшәүче мутлашучыларга 11 миллион сумнан артык акчасын биргән
Бәләбәй районында яшәүче мутлашучыларга 11 миллион сумнан артык акчасын биргән

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлегенең дежур частена мошенниклык турында гариза белән 61 яшьлек урында яшәүче мөрәҗәгать иткән.

Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте мәгълүматы буенча, узган ел ахырында шәхси каравыл предприятиеләренең берсендә  эшләүче шәһәр кешесе өстәмә акча эшләү өмете белән миллионнарча сум бурычка керә. Бер сайтта ул заявка калдыра, аңа тиздән янәсе инвестордан звонок килә. Шылтыратучы инвестицияләрнең мөмкинлекләре һәм өстенлекләре турында сөйли, каза күрүчене бу кызыксындыра. Куратор җитәкчелегендә эш башлаучы инвестор 8 миллион сумнан артык кредит оформить итә,  бу акча “инвестиция исәбенә” китә. Әмма ир кеше үз тупланмасын ала алмый, ә “инвестиция аналитигы” юкка чыга.

Моннан соң каза күрүче салынган акчаларын “белгеч” ярдәмендә кайтарырга була. Интернет челтәрләре киңлегендә ул акчасын кайтаруга ярдәм итүче юрист хезмәтләре турында игълан таба. Бушлай консультация узганнан соң, артабан нәрсә эшләргә кирәклеген ачыклар өчен бу ирне “куратор-юрист” белән бәйләнешкә кертәләр. Бу хезмәт өчен 61 яшьлек шәһәр кешесе 3 миллионнан артык акчасын бирә. Ике атна буе алдакчы юрист барлык кирәкле документлар әзерләнә дип ышандырып килә.  Әмма аның соңыннан берни эшләмәгәне ачыклана.

Әлеге вакытта мошенниклык факты буенча җинаять эшен кузгатылган.

Хөрмәтле гражданнар! Ашыгыч карарлар кабул итмәгез! Әгәр сезгә телефоннан кредит акчасына инвестиция тәкъдим итәләр , табыш гарантиялиләр икән – бу мошенниклар. Шикле тәкъдимнәргә җавап бирмәгез, трубканы ташлагыз!

 

Фото: panoramarb.ru

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: