+2 °С
Болытлы
Үзәк усадьба авылында яшәүче хатын-кызлар махсус хәрби операциядәге яугирләр өчен йорт тукмачын инде берничә тапкыр әзерләделәр. Алар бу акциядә катнашуга җаваплы карыйлар, бар мәшәкатьләрен читкә куеп, мәдәният йортына җыелалар. Бу юлы да ир-егетләрнең исән-имин кайтуларын теләп, изге догалар укый-укый, әллә күпме тукмач кистеләр.
Изге күңелле хатыннар җиңүне якынайтуга менә шулай үз өлешләрен кертәләр.
Зәйфә Салихова