– Шәхси ярдәмче хуҗалыклары булганнарга малларны кышлатуга нык ярдәм бу, – дип исәпли Фларид Фаткулла улы. – Кем мал тотмый, алар алган бодайларын сата ала, бу да гаилә өчен әйбәт.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, фермер Байморза, Аделькино һәм Ермолкино авылларында яшәүчеләргә фураж ашлыгы, печән, салам бирә. Былтыр эшкуар карамагында 200 гектардан артык җир булган. Бу мәйданнарда сабан бодаен, солы, арпа уңышын, шулай ук мал азыгы культураларын әйбәт кенә үстергәннәр. Күптән түгел пайчылар җыелышында авыл кешеләре урындагы икенче фермер файдаланган пай участокларын да аңа тапшырырга булганнар. Нәтиҗәдә чәчү мәйданнары икеләтә артачак.
Фларид Фәсхетдиновның крестьян-фермер хуҗалыгында әлеге вакытта 60 баш мөгезле эре торлек тотыла. Продукцияне Бәләбәй сөт комбинатына озаталар. Фермада ике терлекче, ике сыер савучы эшлиләр. Дүрт тракторчы фермерга язгы чәчү эшләрен башкаруда һәм үстерелгән уңышны җыеп алганда, шулай ук башка производство мәсьәләләрен хәл иткәндә ярдәмгә киләләр.
– Фермерлык белән 2016 елда шөгыльләнә башладым. Аңа кадәр “Союз” җәмгыятендә хисапчы, “Алексеевка” җәмгыятенең сөтчелек фермасында мөдир булып эшләдем. Эш башлаучы фермерлар өчен грант алу миңа зур ярдәм булды.Шул акчага Беларус тракторы, тыгызлагыч-җыйгыч һәм симменталь токымлы 13 тана алдым, – дип сөйләде Фларид Фаткулла улы.
Әкренләп хуҗалык аякка баса. Бүген монда тәгәрмәчле ике һәм чылбырлы бер трактор, урып-җыю комбайны бар. Чәчү һәм урып-җыю эшләрен үз көчләре белән башкаралар. Әлеге вакытта хуҗалыкта тракторларны һәм тагылма корылмаларны алда торган техтикшерүгә әзерлиләр.
Фермерның дүрт баласы үсеп килә. Төпчегенә әле бер генә яшь, зурлары мәктәптә укыйлар. Ирле-хатынлы Фасхетдиновлар уллары һәм кызлары ышанычлы ярдәмче булып үсәрләр, читтән бәхет эзләмәсләр дип өметләнәләр.
Байморзада үскән фермер армия хезмәтеннән кайткач, туган җирендә калуы, эшләве белән горурлана. Фларид Фәсхетдиновның әтисе белән әнисен эшсөючән булганнары өчен авылда ихтирам иткәннәр. Әнисе колхозда алдынгы савучы, әтисе билгеле терлекче булган. Уллары хезмәт династиясен дәвам итә.
Фермер хуҗалыгын тагын да киңәйтергә, маллар санын арттырырга ниятли. Өстәмә пай җирләрендә бөртекле культуралар утыртачаклар. Фермерның уңышы була икән, димәк, авылдагы ихаталарда да мал азыгы булачак .
Римма Солтанова.
Фото: крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгыннан.