Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2024, 15:00

Туган шәһәр турында күбрәк беләләр

Бәләбәй шәһәренең Художество галереясы заллары хезмәт ветераннарының кызыклы очрашу урынына әйләнде

Туган шәһәр  турында күбрәк беләләр
Туган шәһәр турында күбрәк беләләр

Февраль уртасында монда “Автонормаль “ заводы пенсионерлары булып, экспонатлар белән танышудан бик канәгать калганнар иде.

Чираттагы очрашу ике атнадан булды һәм шулай ук кызыклы, файдалы узды. Ул республиканың атказанган рәссамы Алексей Храмовның тууына 125 ел тулуга багышланды. Рәссам  – безнең якташ, революциягә кадәр аның әти-әнисе Кызылармеец урамындагы кирпеч особнякта яшәгән. Хәзер анда якшәмбе мәктәбе.

Рәссамның тормыш юлы, аның эшләре бик тәэсирле, экскурсиягә килгәннәр галерея экскурсоводы Оксана Алексееваның сөйләгәнен рәхмәтле булып тыңладылар.

Бу юлы завод ветераннары гына түгел, Аксаков авылында, Приют поселогында яшәүчеләр, шулай ук 1 нче мәктәптән өлкән класс укучылары да килделәр, соңгылары бу вакыйга турында  видеосюжет та төшерделәр.

Бу экскурсияләр шәһәр-район ветераннары советының энтузиастлар- туган якны өйрәнүчеләр башлангычы белән оештырылдылар.

Алда – тарих һәм матурлык белән яңа очрашулар.

Ася Кабирова

 

Туган шәһәр  турында күбрәк беләләр
Туган шәһәр турында күбрәк беләләр
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: