Барлык яңалыклар
Новости
6 март , 15:00

Ана йөрәге

Бүген көн шулкадәр матур, якты. Урамнарның як-ягына шактый калын булып яткан кар аклыгыннан, баш очында кояшның елмаеп торуыннан күңелдә үзеннән-үзе елмаю туа, аннары ул иреннәргә куна, күзләргә тула. Шушы матурлыкны, шушы рәхәтлекне башкалар да тойсыннар, сөенеч кичерсеннәр дигән теләк белән автобуска утырам. Барыр җирем шактый ерак, ә менә кире кайтканда  һичшиксез  җәяү атлармын, кабатланмас бу көннең чагу бизәкләрен тагын һәм тагын күңелемә алырмын.

Ана йөрәге
Ана йөрәге

Автобуста барсы да битлектә, хәзер инде искәртү дә кирәкми,  яше-карты моңа гадәтләнеп беткән. Кергән һәркемне карашлар гына гайре бер битарафлык белән каршы алалар да йә телефонга иеләләр, йә түбәнгә текәләләр. Ниһаять, алдымда утырган олы гына апа телгә килде, күрәсең, янында утырганы җәйдән үк күрешмәгән ахирәте булды һәм  ул ничек яшәве белән кызыксынды. Бу сөйләшү ирексездән минем дә колагыма керде.

 – Ишетмәдеңмени, улымны  җирләгәнгә алты ай була инде.

 – Каян ишетим?! Өйдән чыкмадым, бу явыз чир кагыла күрмәсен дип. Кайгыгыз зур икән, ахирәт. Нәрсә булды, әлеге шул зәхмәт тидеме әллә? Ул бит әле яшь...

- Әйе, кырык бишенче яше белән генә бара иде балакаем. Юк, чир түгел, әлеге шул авария. Каршы яктан килгән машинага бәрелмим дип юлдан читкә чыгып очкан, теге машина нишләптер улым килгән якка чыккан шул... Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәндә улым инде җансыз булган.

- Ай ахирәтәкем, бер аллам сабырлыклар бирсен. Улыкаеңның урыны җәннәт түрләрендә булсын инде.

Бәгырь җимеше – бала кайгысын кичергән әнинең мин ишеткән соңгы сүзләре янә аналарның нинди зур йөрәкле, миһербанлы, сабыр  булуына таң калдырды

-  Ярый әле улым машинасын читкә каерырга өлгергән.Бәрелешкән булсалар, тагын кемнеңдер бер газиз баласы һәлак булыр иде бит. Ичмасам минем балам гына җир куенында ...

... Ана йөрәге  алдында баш иям. 

Зәйфә Салихова.

 

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: