+2 °С
Болытлы
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре Чишмә районында һәлак булган кеше белән юл-транспорт вакыйгасы хәлен ачыклыйлар. Авария урындагы вакыт белән кичке 23 сәгатьтә Аксен-Чишмә-Кыргыз-Миякә автоюлының 16 нчы чакрымында булган.
Якынча мәгълүматлар буенча, “Лада Калина”ның 50 яшьлек водителе җәяүлегә, 26 яшьлек Бәләбәй кешесенә, бәрелгән, ул фаразалаганча, юл уртасыннан барган булган.
Нәтиҗәдә җәяүле вакыйга урынында җан биргән. Авария факты буенча тикшерү бара.