– Республиканың ППМИ-2023 проектлары конкурсында җиңү бу мөһим эшне дәвам итү мөмкинлеге бирде, уку кабинетларында пластик тәрәзә блоклары куелды, – дип сөйләде Знаменка авыл советы хакимияте башлыгы Александр Самойлов.
Мәктәпкә ярдәм күрсәтү – авылның киләчәген кайгырту икәнен аңлап, җыелышларда халык Знаменка урта мәктәбе бинасында тәрәзәләрне алмаштырып бетерү проекты өчен тавыш бирделәр.
Урында яшәүчеләр һәм спонсорлар әлеге проектны тормышка ашыруга акчалата өлеш кертергә әзерләр, алар ППМИ-2024 проектлары конкурсында җиңүгә өметләнәләр.
Мәктәптә проектны яклауга багышланган тематик чаралар уза. Балалар аларда теләп катнашалар, тәрзәләрне тулысынча алмаштыру белән туган мәктәпләре тагын да матурланачак бит.
Знаменка авыл советы биләмәсе хакимияте.