-1 °С
Болытлы
Республика Прокуратурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, физик көч куллануга сәбәп булып, әтисе фикеренчә, кызның дәрестә начар билгеләр алуы тора. Мәктәптә укучы кызы өй эшләрен начар эшләдеме, спорт белән шөгыльләнергә теләмәдеме, әти кеше аны кыйный торган булган.
Төрле әйберләр белән кыйналганнан соң, баланың тәнендә җәрәхәтләр калган. Гомумән, ир үз гаебен танымый. Суд аңа шартлы рәвештә өч ел ярым ирегеннән мәхрүм итү җәзасы билгеләгән.
Фото: ufa.kp.ru