Новости
7 Марта 2024, 10:00

Ял итүчеләр өчен концерт

“Урал-Батыр” биләмәара милли мәдәниятләр үзәге сәхнә осталары “Бораулаучы” профилакториенда ял итүчеләр өчен  “Яратканнар өчен җырлар” күчмә концерт программасы оештырдылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Ял итүчеләр өчен концертЯл итүчеләр өчен концерт
Ял итүчеләр өчен концерт

Концертта башкорт, рус, татар һәм чуваш телләрендә халык, шулай ук заманча эстрада композицияләре яңгырады. Коллективлар  милли уен коралларында уйнап та тамашачыларны таң калдырдылар.

Язның күркәм бәйрәме алдыннан кунаклар өчен Эдуард Егоров, Анастасия Ганюшкина, “Ләйсән” башкорт халык җыр ансамбле, “Илем” чуваш халык ансамбле һәм башкалар чыгыш ясадылар. Концерт ял итүчеләр өчен якынлашып килгән 8 март бәйрәменә  шәп бүләк булды.

Фотолар “Урал”Батыр” милли-мәдәни үзәгеннән.

Ял итүчеләр өчен концерт
Ял итүчеләр өчен концерт
Автор:Алексей Петров  
Читайте нас