Татар әдәбияты классигы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, халык язучысы Әмирхан Еники 1909 елның 2 мартында туган.
Чарада язучының кызы Флера Карташева – Еники һәм оныгы Рөстәм Тюменев катнашканнар. Чараны оештыручы – КФУның филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институтының татар әдәбияты кафедрасы доценты Гөлфия Гайнуллина.
“Еники истәлеген мәңгеләштерү буенча кайбер хәл ителмәгән мәсьәләләр бар. Бу истәлек тактасы 4 ел элек ачылган иде. Хәзер Әмирхан Еники скверы да бар, моның өчен Казан шәһәре хакимиятенә һәм Мәдәният министрлыгына аерым рәхмәт. Әмирхан Еникив скверында аның һәйкәле дә булырга тиеш. Һәйкәл һәм музей булдыру – киләчәк мәсьәләсе”, – дип белдерде Гөлфия Гайнуллина.
“Татар-инфом “ буенча.