Җыен кысаларында дискуссия мәйданчыклары эшләгән. Һәрбер секция утырышында катнашучыларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләгән. Үз чыгышында ул Россиядә 4200 татар авылы булуын, һәрбер авыл үзенең яшәү рәвеше белән аерылып торуын ассызыклаган.
Бу югары дәрәҗәдә оештырылган, гаять бай эчтәлекле җыенның максаты: авылны ничек саклап калу турында киңәшләшү. Чөнки татар халкының яшәү нигезе нәкъ авылда.
Анда Бәләбәй төбәге эшкуарлары да катнашты. Мәтәүбаш авылыннан Марат Зәйруллин тәэсоратлары белән уртакалашты.
– Ел саен бу җыенга ашкынып,теләп барам, пленар өлештә төрле төбәкләрдән килгән эшкуарларның чыгышларын тыңлап, менә әлегесендә Кукмара районының татар авылларының комплекслы үсеше белән танышып, андагы эшмәкәрләрнең хуҗалыкларын карап, таң калып кайттык. Мондый зур форумда катнашу иңнәргә канатлар куя, чәм-дәрт белән эшлисе, бакчачылык юнәлешен ныклап үстерәсе килә, – ди Марат Мөнәвәр улы.
Зәйфә Салихова.