Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2024, 11:00

Тавыш бирү көннәрендә “Рәхмәт” акциясе оештырыла

Башкортстанда 15-17 мартта – тавыш бирү көнендә – “Рәхмәт” акциясе оештырыла. Республика халкы товарларга һәм хезмәтләргә ташлама хокукын би ргән беләзекләр, шулай ук махсус призлар оту өчен QR-билетлар алырга мөмкин.

Тавыш бирү көннәрендә “Рәхмәт” акциясе оештырыла
Тавыш бирү көннәрендә “Рәхмәт” акциясе оештырыла

Ирекмәннәр  QR-билетларны барлык  гаилә әгъзаларына да бирә. Катнашучыларга үзләренең QR-билетын сканерлап, рәхмәт102.рф сайтында сигез символдан торган уникаль код кертергә кирәк (контакт бәйләнешләрен дә күрсәтергә онытмаска).

Җиңүчеләрне 15,16,17 мартта көненә ике тапкыр билгелиләр. Алар турында мәгълүмат рәхмәт102.рф сайтында басыла. Махсус бүләкләр арасында санлы техника, электр самокатлары, электр велосипедлары, телевизорлар,  самокатлар һәм велосипедлар бар.

Акция барышында ташламалар бирергә әзер оешмалар исемлегендә автосервислар, шиномотаж  станцияләре, матурлык салоннары, кафелар, рестораннар, медицина үзәкләре һәм башка бик күп учреждениеләр бар.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: