“Быел без 31 мәктәп бинасын ремонтларга тотынабыз. Бөтен конкурс процедуралары игълан ителгән һәм 20 марттан да соңламыйча быел капиталь ремонт уздыруга бөтен дәүләт һәм муниципаль контрактларны төзергә тиешбез, – диде ул, төбәк җитәкчесе Радий Хәбировның соравына җавап биреп.
“Президент Федераль Җыелышка юлламасын җиткергәндә 2030 елда мәктәпләрне капиталь ремонтлау дәвам итәчәк, балалар бакчаларын ремонтлау да өстәләчәк, диде. Әгәр актив эшләсәк, республикада начар мәктәп биналары проблемасын ябу һәм балалар бакчалары буенча да хәлне яхшырту мөмкинлеге бар”, – диде Радий Хәбиров.