Әйтик, 2014 елда, проект башланганда, төбәк бюджетыннан 60 млн сум бүленгән булган, ә 2023 елда сумма 600 млн сум тәшкил иткән.
Монан тыш, былтыр бер инициативага ярдәмгә максималь субсидия күләме 200 мең сумга арттырылган. Шулай итеп, муниципалитетта яшәүчеләр көнүзәк мәсьәләне хәл итү өчен төбәктән 1,2 млн сумга кадәр ала алалар.
Программа гамәлдәге чорда Башкортстанда 5 меңгә якын проект тормышка ашырылган. Республика казнасыннан 3,5 млрд сум акча бүленгән, яшәүчеләр үзләре һәм урындагы хакимият өстәгән сумма 1,7 млрд сум тәшкил иткән.
Фото:«Башинформ» мәгълүмат агентлыгы архивы