Новости
13 Марта 2024, 10:00

Бер фронт булып

6 мартта иртән иртүк Ford Transit маркалы микроавтобус Приюттан Луганск өлкәсе юнәлешендә юлга кузгалды. Башкортстанның “Халык фронты” чик буе районнарына һәм СВО зонасына сугышчыларга шәхси посылкалар, медикаментлар һәм госпитальләргә кирәкле җиһазлар, Луганск өлкәсе мәктәпләренең берсенә гуманитар ярдәм илтеп тапшырды.

Добавить в предпочтительные источники Google
Бер фронт булыпБер фронт булып
Бер фронт булып

– Приют поселогының, Бәләбәй шәһәренең  “Үзебезнекеләрне ташламыйбыз” ирекмәннәре Волгоград, Луганск, Донецк госпитальләрендәге сугышчыларга ярдәм күрсәтү өчен тырышлыкларын “Халык фронты” белән берләштерделәр, – дип хәбәр итте “Халык фронты” төбәк штабы рәистәше Мурат Шафиков. – Приют поселогында яшәүчеләр: “Морякларның хәрби тугандашлыгы” (Виктор Никулин), Приют ветераннар советы (Людмила Пашина, Сәкинә Яковлева), “Бәйләү взводы”, Баженово авылында яшәүчеләр, шулай ук директор Лилия Гомәрова җитәкчелегендә авыл мәктәбе укучылары һәм ата-аналары кирәкле әйберләр җыюда зур ярдәм күрсәттеләр. Аларга безнең күршеләр, Ярмәкәй, Бекет авылларында яшәүчеләр – Ярмәкәй районының оператив  җәмәгатьчелек штабы, “Монда һәм хәзер” волонтерлар клубы (Энҗе Шафикова), шулай ук Бишбүләк районында яшәүчеләр кушылдылар.

– Тәүлегенә бер якка ике мең чакрымнан артык юл уздык. Автотранспорт биреп һәм кыйммәтле йөкне озата барырга риза булып, Приют эшкуары Сергей Паньков янә ярдәмгә килде. Юлда шулай ук Евгений Пальцев белән Руслан Бәшаров  булыштылар.Рульдә бер-берсен алмаштырып бардылар, – дип сөйләде Мурат Рим улы. – Беренче тукталыш Старый Оскол шәһәрендә булды, госпитальгә Уфа егетләренә шәхси посылкалар керттек. Аннары Луганск өлкәсенең Изваринол поселогына юнәлдек, урындагы мәктәпкә азык-төлек блогы өчен кәстрүлләр тапшырдык, аларны чуваш гимназиясе (директоры Фидәлия Фәрит кызы Молчанова) тәкъдим   итте. Луганскиның ике госпиталендә “Безнекеләр өчен тегәбез” төркеме ирекмәннәре җыйган порсылкаларны, медикаменитларны тапшырдык.

Донецкиның ике хәрби-кыр госпиталендә булдык, кирәкле җиһазлар, дарулар тапшырдык. Аннары безнең подразделениеләр позицияләренә юл тоттык, бәләбәйлеләргә шәхси посылкалар, эектр генераторы тапшырдык.

Кайтыр юлда Волгоградка сугылдык, монда госпитальдә безнең сугышчы дәвалануда, аңа өеннән посылка  тапшырдык.

Өч көндә без туктамыйча, ялсыз дүрт мең чакрымнан артык юл үттек. Тәгәрмәчләрне юнәтергә генә туктап тордык.

Луганск һәм Донецк өлкәләрендә яшәүчләр, табиблар, сугышчылар – безнең ярдәмне рәхмәтле булып кабул итәләр, Башкортстанда яшәүчеләргә бәяләп беткесез ярдәмнәре өчен ихлас рәхмәт белдерәләр.

Светлана Шириня.

М. Шафиков фотолары.

 

Бер фронт булып
Бер фронт булып
Бер фронт булып
Бер фронт булып
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас