Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2024, 17:00

Әниемә чигәм кулъяулык

Пенза татар мохтариятенә дәресләргә йөрүче балалар әниләренә бүләккә кулъяулык чиккән.

Әниемә чигәм кулъяулык
Әниемә чигәм кулъяулык

Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтариятенә татар халык кул эшләре дәресләренә йөрүче балалар Халыкара хатын-кызлар көнендә әниләрен сөендерергә һәм гаҗәпләндерергә булган. Бу хакта Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтариятенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Тәҗрибәле остазлар - Пенза өлкәсенең Татар милли-мәдәни мохтарияте каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызлары төбәк иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зөлфия Тугушева һәм «Ак калфак» әгъзасы Фирдәвес Тумеркина җитәкчелегендә балалар үз кул эшләрен төгәлләде. Һәр кулъяулык әниләренә бик зур мәхәббәт белән чигелгән.

 8 Март – Халыкара хатын-кызлар көнендә кызлар кадерле әниләренә кулъяулык бүләк итте. Кечкенә осталарның күзләрендә үз иҗаты өчен шатлык һәм горурлык  тойгысы иде, диелгән хәбәрдә.

Фото: https://vk.com/publictatarpenza

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: