Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2024, 13:00

Сылу кызлар “Язсылу” конкурсында

Бәләбәй  гуманитар-техник колледжының педагогик бүлекчәсендә “Язсылу” конкурсы узды, анда беренче һәм икенче курстан студент кызлар катнаштылар.

Сылу кызлар “Язсылу” конкурсында
Сылу кызлар “Язсылу” конкурсында

– Һәр катнашучы тамашачыларга талантын, төрле конкурсларда зирәклеген, матурлыгын күрсәтте, – дип сөйләде педагогик бүлекчәнең тәрбия эше буенча директор урынбасары Алевтина Шәяхмәтова. – Биремнәр төрле булды: “Визит карточкасы”, “Ирекле очыш”, “Зирәкләр”, “5  минутта өйрәтәм”.

 Алар катнашучыларга ачылырга, сәләтләрен күрсәтергә ярдәм  итте. Кызлар җырладылар, биеделәр, шигырьләр укыдылар һәм жюриның уңай бәяләренә лаек булдылар.

“Язсылу -2024” титулына 1К төркеменнән Елизавета Полякова ия булды.

Регина Фәизова.

Фото колледждан.

Сылу кызлар “Язсылу” конкурсында
Сылу кызлар “Язсылу” конкурсында
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: