Авыргазы, Әлшәй, Дәүләкән, Чишмә районнары, Уфа шәһәре дин әһелләре, Кырмыскалы авылы мәчетендә җыелып, көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде һәм республикадагы дини хәлгә анализ ясады. Очрашуга Кырмыскалы районының барлык имамнары да килде.
Җыелучыларны районның имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Әбуталипов сәламләп, чараны Коръән сүзләре белән башлады.
Бүген районның һәр авылында мәчет бар, аларның күбесендә өлкәннәргә һәм балаларга Ислам дине нигезләре, гарәп теле укытыла. Дин әһелләре районның иҗтимагый тормышында да актив катнаша. Аерым алганда, “Аек авыл” республика конкурсында катнашу чикләрендә алар зур ярдәм күрсәтә. Гомумән, авылларда аек һәм сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, төрле чаралар үткәрүгә алар зур өлеш кертә, дип билгеләде үзенең чыгышында район хакимияте башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гөлнара Исәнбаева, дин әһелләренә рәхмәтләрен җиткереп.
Шулай ук киләчәктә дә яшь буынны илебезнең чын патриотлары итеп тәрбияләү, рухи-әхлакый кыйммәтләрне, милләтара һәм конфессияара татулыкны саклау һәм ныгытуда кулга-кул тотынышып эшләргә кирәклеген ассызыклады.
Чыгышында Гөлнара Мәкъсүт кызы мәктәп туклануына да тукталып үтте. Ул мәктәпләрдә туклануны оештыручыларның да хәләл ризык яклы булуын билгеләде. Бу уңайдан килеп чыккан проблемаларны сөйләшеп хәл итәбез, дип белдерде.
Чыгыш ясаучылар игътибарны кадрлар, яшь имамнарга ярдәм күрсәтү, хаҗ кылу, шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларның иминлеге хакына җыелышып мәчетләрдә дога кылу кебек төп бурычларга юнәлтте.
Мәүлетдин хәзрәт билгеләвенчә, бүген төп проблема – имамнар җитмәү. Күбесе олы яшьтә, ә яшьләрне авылга кайтарып булмый. Чөнки, беренчедән, эш хакы булмаса, икенчесе – торак проблемасы. Ләкин бу проблеманы хәл итеп була: һәр район, авыл үзенең шәкертләрен укырга җибәрергә тиеш, шул чакта алар үз якларына кайтачак. Бүген Ислам динен өйрәнү өчен барлык мөмкинлекләр бар.
Сөйләшү барышында экстремизмны профилактикалау мәсьәләсе дә күтәрелде. Шул исәптән дини әдәбият исеме астында тыелган әдәбият саклану ихтималлыгы турында кисәттеләр. Мисаллар җитәрлек, сез күрмәгәндә калдырып китүләре дә бар. Шуның өчен бик игътибарлы булырга, һәр китапны һәм башка материалларны тикшергәннән соң гына мәчеттә кулланырга мөмкин, диде ахун.
Район имамнары да көн кадагында торган мәсьәләләр буенча үз фикерләре белән бүлеште, дини эшчәнлеккә кагылышлы теләк-тәкъдимнәрен җиткерде, җитәкчелеккә сораулар биреп, төпле җаваплар алды. Сөйләшү барышында балаларны дөрес итеп тәрбияләп үстерү, телебезне һәм милли кыйммәтләрне саклау кебек зур әһәмияткә ия сорауларга да күп игътибар бирелде.
Дини чара зур оешканлык белән узды һәм чәй табыны артында тәмамланды.
“Кызыл таң” гәзите сайты буенча.