Барлык яңалыклар
Новости
14 март 2024, 13:24

Тавыш бирүне – кагыйдә бозуларсыз

Тавыш бирүне – кагыйдә бозуларсыз2024 елның 15нән 17 мартынача Бәләбәй районы территориясендә сайлау процессы 52 сайлау участогында оештырылачак.

Тавыш бирүне – кагыйдә бозуларсыз
Тавыш бирүне – кагыйдә бозуларсыз

Тавыш бирү көннәрендә полиция хезмәткәрләренә участокларда һәм аларга караган территорияләрдә хокук тәртибен тәэмин итү бурычы йөкләтелгән.

Хокукка каршы гамәлләр кылу һәм җәмәгать тәртибен бозу фактларын булдырмас өчен Русия эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге искә төшерә, тавыш бирү көннәрендә агитация уздыру тыела. Моннан тыш, полиция хезмәткәрләре үз-үзеңне тотуның гомум кабул ителгән нормаларын һәм кагыйдәләрен үтәүгә игътибар итәчәкләр. Атап әйткәндә, җәмәгать урыннарында гражданнарның эчкән килеш йөрүенә юл куелмый.

Шулай ук районда яшәүчеләр хәвефсезлеге өчен участокларга якында дәүләт автоинспекциясе нарядлары хезмәттә булачак. Кирәк булган очракта, авария хәлен булдырмау максатында, тавыш бирү өчен биналарга керү урыннарында хәрәкәтне чикләү турында карар кабул ителгән.

Эчке эшләр министрлыгының Бәләбәй районы буенча бүлеге.

Тавыш бирүне – кагыйдә бозуларсыз
Тавыш бирүне – кагыйдә бозуларсыз
Автор:Подготовила Зайфа Салихова.
Читайте нас: