Новости
15 Марта 2024, 10:00

10 апрельдә республика халкын өстәмә ял көне көтә

10 апрель – Ураза бәйрәме. Быел ул чәршәмбегә туры килә. Бу көнне мөселманнар изге Разаман аеның тәмамлануын билгели.

Добавить в предпочтительные источники Google
10 апрельдә республика халкын өстәмә ял көне көтә10 апрельдә республика халкын өстәмә ял көне көтә
10 апрельдә республика халкын өстәмә ял көне көтә

Илдә киләсе озайлы ял көннәре май аенда көтелә. Гражданнар 28 апрельдән 1 майга кадәр һәм 9 майдан 12сенә кадәр ял итә ала, диелә Русия хөкүмәте раслаган производство календаренда. 27 апрельдәге ял көне 29 апрельгә күчерелә. Шулай итеп, беренче май бәйрәмнәре алдыннан эш атнасы алты көнлек була.

Быел республикада яшәүчеләрне тагын Җиңү көне (9 майдан 12сенә кадәр), Русия көне (12 июнь), Корбан бәйрәме (16 июнь якшәмбе булганга, 17 июньдә ял итәбез), Халыклар бердәмлеге көне (3-4 ноябрь) уңаеннан бәйрәм көннәре көтә.

 

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас