“Юл сервисы буенча без 2020 елдан алып актив эшлибез. 2023 елда Башкортстанда 304 яңа юл буе сервисы объекты сафка кертелгән, 307се яңартылган. Бүген Башкортстанның өстенлекле инвестиция проектлары исемлегендә гомум инвестицияләр күләме 4,5 миллиард сумнан артык булган 44 инвестиция проекты бар. Быел без тагын да темпны арттырырга һәм 450 юл яны сервисы объектын төзеп, шулкадәр үкне яңартырга планлаштырабыз”, – диде республика премьер-министры Андрей Назаров.
2020 елда Башкортстанда республиканың Юл буе сервисын үстерү концепциясен әзерләделәр һәм инвесторлар өчен ярдәм чаралары комплексын булдырдылар.
Фото:Башкортстан хөкүмәте