-3 °С
Ачык
Участокка беренче булып Бәләбәй мәгълүмат үзәге хезмәткәре Анна Донцул килде. Участок сайлау комиссиясе рәисе Светлана Мягкинькая аңа блокнот, ручка һәм календарь тоттырды.
- Безнең участокта 2026 кеше тавыш бирә, - дип сөйләде Светлана Мягкинькая. - Комиссиянең стажлы рәисе буларак әйтәм, гадәттә аксаковлылар сайлауларга җаваплы карыйлар һәм күбесе килергә тырыша. Бу юлы да шулай булыр дип өметләнәбез.
Авылда шулай ук күчмә тавыш бирү дә оештырылган. 200дән артык кеше үз конституцион хокукын өйдә үтәргә теләк белдергән.
Регина Фәизова. Автор фотолары.