Барлык яңалыклар
Новости
16 март 2024, 14:00

Халыкның күпләп килүен күзаллыйбыз

Сайлауның яңа, өч көнлек форматы, Русиянең киләчәген билгеләүдә катнашуга уңай йогынты ясаячак

Халыкның күпләп килүен күзаллыйбыз
Халыкның күпләп килүен күзаллыйбыз

Башкортстанда Русия Президентын сайлауда сайлаучыларның 70 проценттан артыгы катнашачак. Мондый фаразны “Русия Президентын сайлау-2024” җәмәгать матбугат үзәгендә политологлар Сергей Лаврентьев һәм Сергей Семенов белдерделәр.
Сергей Семенов фикеренчә, сайлауның яңа, өч көнлек форматы, Русиянең киләчәген билгеләүдә катнашу теләгенә уңай йогынты ясаячак.
– Алдан үткәрелгән сорау алулардан чыгып, халыкның күпләп килүен күзаллыйбыз. 70 проценттан күбрәк булыр, дип уйлыйбыз. Гомум Русиядәге күрсәткечләргә караганда, республикабызда катнашучылар активлыгы югарырак була. Без президент сайлауларының һәрвакыт төбәк сайлауларына караганда күбрәк кызыксыну уятуын беләбез, – дип билгеләде политолог.
Политолог Сергей Лаврентьев РФ Президентын сайлауда тавыш бирүнең беренче көнендә үк республика халкының ни өчен зур активлык күрсәтүен аңлатты. Эксперт фикеренчә, кешеләр мондый катлаулы геосәяси хәлдә үз иленең язмышына битараф кала алмый
– Хәзер барган сайлау – Русия Федерациясе Президентын сайлау гына түгел. Күп кенә тавыш бирүчеләр президент өчен генә тавыш бирми, алар илнең киләчәге, үзләренең киләчәге өчен тавыш бирә. Кайбер кешеләрне беләм, хәтта элек сайлауга битараф булган туганнарым арасында да шундыйлар бар. Әмма быел тавыш бирергә барачаклар, чөнки алар җитди геосәяси хәлгә бәйле, чөнки бу тавыш бирү махсус хәрби операциядә катнашу белән бер. Бу үзеңнең киләчәгеңне сайлау өчен җитди мотивация, – дип билгеләде Сергей Лаврентьев.
Тавыш бирү өч көн дәвам итә. 15,16 һәм 17 мартта сайлау участокларында тавыш бирү 8. 00 сәгатьтә башлана һәм 20. 00 сәгатьтә тәмамлана. Башкортстан биләмәсендә 3308 сайлау участогы эшли. Башкортстанда сайлауны төрле сәяси партияләрдән, урындагы үзидарә органнарыннан, сайлаучылар җыелышлары белән тәкъдим ителгән 28 меңнән артык сайлау комиссиясе оештыра.
Дәүләт Башлыгы вазыйфасына Русия Үзәк сайлау комиссиясе теркәгән дүрт кандидат дәгъва итә. Леонид Слуцкий, Николай Харитонов, Владислав Даванков һәм Владимир Путин.
Айрат Нурмөхәмәтов фотосы.

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: