Сайлауларда яше дә, карты да актив катнаша. Республикадагы иң өлкән ветераннарның берсе – Бәләбәй шәһәрендә яшәүче Габдерәүф Гәрәев та ил өчен мөһим булган чарадан читтә калмады. Бәләбәйнең почетлы гражданы, 98 яшьлек Габдерәүф Салих улы Гәрәев сайлау участогына үзе барып тавыш биргән. Ул, олы яшьтә булуына карамастан, һаман машинада йөри.
Кызыл Армия сафларына Габдерәүф Гәрәевны 1943 елның ахырында алалар. (Шушы вакытка аның абыйсы Мөнәвәр белән әтисе Сәләх фашист илбасарларына каршы сугышып йөргән була). Кечкенә буйлы теремек егетне танк экипажына механик-йөртүче итеп билгелиләр.
Габдерәүф Сәләх улы беренче хәрби чыныгуын Варшава янындагы каты сугышларда ала. Монда ул абыйсы Мөнәвәрне очрата. Бертуганнарга ике сәгатьләп аралашу бәхете тия.
Егет җиңүне госпитальдә каршылый.
Сугыштан соң Белоруссиядә 157 бригадада хезмәт итә, танкка каршы орудия командиры була. Габдерәүф Сәләх улына бандеровчыларга каршы да сугышырга туры килә. Өенә ул бары тик 1951 елны гына кайта.
Ветеран Гәрәев әле дә сафта. Ул очрашуларга йөри, яшь буынга сугыш афәте турында сөйли. Берничә ел элек аның тагын бер хыялы тормышка ашты – ул Тоцк полигонында Т-72 танкын йөртте.
Мөнир Вафин.
"Тулпар" журналы сайтыннан.