Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2024, 11:00

Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр тавыш бирә алсын өчен бөтен шартлар булдырылган

Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова республикада сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр тавыш бирә алсын өчен бөтен шартлар булдырылган, дип хәбәр итте

Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр тавыш бирә алсын  өчен бөтен шартлар булдырылган
Башкортстанда сәламәтлек мөмкинлекләре чикле кешеләр тавыш бирә алсын өчен бөтен шартлар булдырылган

Аның әйтүенә караганда, бүгенгә төбәктә 225 меңнән артык кеше инвалидлык белән яши, шуларның 7 меңнән артыгы – республика интернат-йортларында.  Барлыгы тәрбияләнүчеләрнең 2,5 мең тирәсе тавыш бирү хокукына ия.

“Русия Президентын сайлауларда катнаша алсыннар өчен аларның барсына да шартлар булдырылган: сайлау участокларына килү оештырылган, хәрәкәтләнергә кыен булган яки хәрщкәтләнә алмаган сайлаучыларга сайлау комиссиясе вәкилләре үзләре бара. Моннан тыш, бу көнәрдә Октябрьский һәм Архангельск интернат-йортлары базасында, 4 “Гаилә” районара үзәгендә, Республика мәшгульлек үзәгендә һәм Белорет шәһәре инвалид  балаларны реабилитациялү үзәгенең Учалы филиалында сайлау участоклары эшли. Учреждениеләрдә яшәүчеләр арасында үз гражданлык хокукын санламаганнар юк. Сайлауга килү 100 процент”, – дип язды Ленара Иванова социаль челтәрләрендә.

Фото: Ленара Иванова социаль челтәре.

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: