Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2024, 09:00

Башкортстанда сайлауларның өченче - соңгы көне башланды!

Бүген, 17 мартта, Русия Президентын сайлауларның өченче көнендә, иртәнге 8:00 сәгатьтә республикада 3308 сайлау участогының ишекләре ачылды, алар урындагы вакыт белән 20.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Ил Президентын сайлауларда тавыш бирү өч көн – 15, 16, 17 мартта уза. Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда икенче тавыш бирү көнендә сайлаучылар килүе 64,82% тәшкил итте.

Башкортстанда сайлауларның өченче - соңгы көне башланды!
Башкортстанда сайлауларның өченче - соңгы көне башланды!

Агыйдел шәһәре округында һәм 22 муниципаль районда сайлауларда катнашу күрсәткече 70 проценттан арткан.
Теге яки бу сәбәпләр аркасында өйдән чыга алмаган, әмма сайлауларда катнашырга теләгән гражданнар өчен өйдә тавыш бирү каралган. Өйдә тавыш бирү үтенече белән мөрәҗәгатьләр кабул итү, шул исәптән телефон буенча да, 17 мартта 14.00 сәгатькә кадәр участок сайлау комиссияләре тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Үз сайлау участогыңны табарга Русия Үзәк сайлау комиссиясе порталында “Сайлау һәм референдум комиссияләре турында мәгълүмат бирү” сервисы (http://www.cikrf.ru/digital-services/naydi-svoy-izbir..) ярдәм итәчәк.

Фото: bashinform.ru

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: