Новости
17 Марта 2024, 12:00

Башкортстанда ярты гасыр тайгадан чыкмаган дәрвиш тавыш бирде

Башкортстанның Белорет районында Усмангали авылы сайлау комиссиясе әгъзалары тавыш бирү тартмасын инде ярты гасырдан артык тайгадан чыкмаган 90 яшьлек Кинҗәгол Сәлимгәрәевка алып бардылар.

Добавить в предпочтительные источники Google
Башкортстанда ярты гасыр тайгадан чыкмаган дәрвиш тавыш бирдеБашкортстанда ярты гасыр тайгадан чыкмаган дәрвиш тавыш бирде
Башкортстанда ярты гасыр тайгадан чыкмаган дәрвиш тавыш бирде

“Каргизәрләрдә бардык, анда юл юк. Безне ул әйбәт каршылады. Аңа ярдәмебез өчен рәхмәт әйтте. Русиядә барсы да яхшы булсын өчен илебезне кем яклый, шулар өчен тавыш бирдем, диде. Ул көзен сайлаулар булачагын да белә, көтәчәкмен, диде”, – дип сөйли комиссия әгъзасы Алия Сафуанова.

Революциягә кадәр Собханкул авылында 120дән артык йорт булган. Хрущев заманында авылны киләчәксез дип таныганнар – трассага кадәр ерак, электр үткәрү кыйммәт, ә юл салу тагын да кыйммәтрәк. Шуңа күрә анда яшәүчеләргә күченергә тәкъдим иткәннәр. Күпләр шулай  эшләгән дә, өйләрен сүтеп, әйберләрен җыеп, яхшы тормыш эзләп китеп барганнар.

“Мин сунарчы, аучыга монда яхшырак. Миңа кешеләргә түгел, ә җанварларга якынрак булу кирәк иде. Миңа ялвардылар, ялвардылар, әмма мин: ”Теләсәгез нишләгез,  мин үз өемдә яшәргә калам”, – дип сөйләгән ул 2019 елда “Башинформ”га.

Башкортстанда ярты гасыр тайгадан чыкмаган дәрвиш тавыш бирде
Башкортстанда ярты гасыр тайгадан чыкмаган дәрвиш тавыш бирде
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас