Новости
18 Марта 2024, 08:00

Апрельдә Башкортстанда язгы сунар мизгеле ачыла

Башкортстанда кошларга язгы сунар мизгеле ачыла. Республиканың Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, сунар итү вакыты сунар урынына бәйле.

title
Апрельдә Башкортстанда язгы сунар мизгеле ачылаАпрельдә Башкортстанда язгы сунар мизгеле ачыла
Апрельдә Башкортстанда язгы сунар мизгеле ачыла

Мәсәлән, беренче зонада (Әлшәй, Авыргазы, Баймак, Бәләбәй, Бишбүләк, Благовар, Бүздәк, Дәүләкән, Ярмәкәй, Зианчура, Күгәрчен, Кушнаренко, Көергәзе, Мәләвез, Миякә, Стәрлебаш, Стәрлетамак, Туймазы, Федоровка, Хәйбулла, Чишмә, Шаран районнары) казларга, ата үрдәкләргә –12 апрельдән 21нә, ә ата суерга, урман кулигына  (вальдшнеп) 20 апрельдән 29на кадәр сунар итәргә мөмкин.

Өч зонада да вакыт билгеләнгән.

Моннан тыш, 13 апрельдән 12 майга кадәр үрдәкләргә сунар рөхсәт ителә.

Ауга махсус рөхсәт алу мотлак.

Фото: Башҡортостанның Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы

 

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас