Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2024, 14:00

Дәваханә автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республиканың медицина учреждениеләренә 163 автомобиль тапшыруда катнашты.

Дәваханә автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды
Дәваханә автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды

“Машиналар республика һәм шәһәрләр медучреждениеләренә, стоматология поликлиникаларына, медицина колледжларына һәм балалар шифаханәләренә озатылалар. Яңа автомобильләр республикада яшәүчеләргә оператив рәвештә сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтергә ярдәм итәчәкләр”, – дип сызык өстенә алдылар республика Сәламәтлек сагы министрлыгының матбугат хезмәтендә.

“Лада Гранта” маркалы ике яңа автомобиль (алар компьютерлар, кондиционерлар, ЭРА-Глонасс системасы, кышкы һәм җәйге шиннар белән җиһазланган) Бәләбәй шәһәренең балалар поликлиникасына тапшырылачак”, – дип хәбәр итте Бәләбәй Үзәк район дәваханәсе баш табибы Рөстәм Ишмурзин.

Светлана Шириня

Дәваханә автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды
Дәваханә автопаркы яңа автомобильләр белән тулыланды
Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: