Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2024, 11:00

Уфадан Бакуга авиарейслар ачыла

4 апрельдән “ИрАэро” авиакомпаниясе Уфа аэропортыннан Әзербайҗанның башкаласы Бакуга очышлар ясый башлый.

Уфадан Бакуга авиарейслар ачыла
Уфадан Бакуга авиарейслар ачыла

Уфадан Каспий диңгезе ярындагы шәһәргә рейслар һәр пәнҗешәмбе Sukhoi Superjet 100 самолетларында башкарыла. Самолет урындагы вакыт белән көндезге 11 сәгатьтә оча. Юл вакыты – 25 сәгать 40 минут.

Azerbaijan Airlines һәм Utair авиакомпанияләре дә Уфадан Бакуга очышлар программасын дәвам итә, дип өстәделәр башкала аэропортының матбугат хезмәтендә.

Фото:Ксения Калинина

Автор:Зәйфә Салихова әзерләде
Читайте нас: