+13 °С
Болытлы
Кырымның Русия Федерациясенә кушылуын кайту дип тә атыйлар. Ул 1921 елдан РСФСР составында булган, ә 1954 елда аны Украинага тапшырганнар, ул чакта Украина, Русия шикелле, СССРның бер өлеше булган.
18 мартта Русиянең күп шәһәрләрендә, Севастопольдә һ.б., тантаналы һәм бәйрәм чаралары уза.
Истәлекле көн хөрмәтенә Бәләбәй татар гимназиясендә чаралар оештырылды. Сыйныф җитәкчеләре бәйрәм тарихын бәян иттеләр, Кырым Республикасының истәлекле урыннарын күрсәттеләр. Директор киңәшчесе “Бер ярымутрау тарихы” онлайн экскурсия оештырды.
Зәйфә Салихова әзерләде.