Ул 7 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.
Язгы каникул алдыннан ЮХХДИ хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән искәртү акцияләре: әңгәмәләр, конкурслар, юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча викториналар үткәрәләр.
– Бәләбәй Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә яшь катнашучыларның хәвефсезлеген тәэмин итү буенча аңлату һәм искәртү эшләре башкарып кына калмыйлар, балигъ булмаганнар һәм өлкәннәр ягыннан да юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны тыялар. Каникул вакытында юл-патруль хезмәте экипажлары балалар күп җыелган урыннарда еш булачаклар, – дип уртаклашты Бәләбәй районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгы бүлеге ЮХХДИның юл хәрәкәте хәвефсезлеге бүлеге инспекторы Диләрә Шаяпова.
Быел ике айда гына республика юлларында балалар катнашлыгында 35 юл-транспорт вакыйгасы теркәлгән, аларда бер бала һәлак булган һәм 36сы төрле авырлык дәрәҗәсендә имгәнүләр алган.
– Безнең бурыч – юлда хәвефсезлек кагыйдәләре турында даими балаларның исләренә төшереп тору, – ди Диләрә Шаяпова. – Һәм үзеңнән башларга кирәк. Димәк, дөрес үрнәк күрсәтергә: яшел утка һәм тик “зебра”да гына юл аша чыгарга, автомобиль руле артында тизлек режимын сакларга һәм гамьсезлекнең сезнең, шулай ук юл хәрәкәтендә катнашучы башкаларның гомеренә һәм саулыгына торуын һәрчак истә тотарга кирәк.
Балаларның юл-транспорт имгәнүен искәртү – ЮХХДИ хезмәткәрләренең генә эше түгел. Күмәк көч белән генә юлларда хәлне яхшыртырга һәм балалар гомерен саклап калырга була!
Регина Фәизова.