Туган төбәгендә мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәй педтехникумында белем ала, берничә ел укытучы, инспектор,.Бәләбәй кантон башкарма комитетында инструктор булып эшли. 1930-1931 елларда Кызыл Армия сафларында хезмәт итә, урта командир дәрәҗәсендә запаска җибәрелә.
Армиядән соң Башкортстан Мәгариф комиссариатында кадрлар буенча инспектор, тел һәм әдәбият өлкәсендә гыйльми хезмәткәр вазыйфаларын башкара. 1936-1937 уку елында Башкорт дәүләт педагогия институында рус теле һәм әдәбиятыннан укыта. Шул чорда башкорт мәктәпләре өчен “Әлифба”, байтак дәреслекләр һәм башкорт теле программаларын төзи. Бер үк вакытта Язучылар союзының Әдәбият институтында читтән торып укый. Күп тә үтми, әдәбиятта актив эшләгән язучыны Башкортстан Язучылар союзының оештыру комитеты секретаре итеп сайлыйлар.
Әмма 1937 елларда башланган шомлы һәм фаҗигале заманалар җиле Йосыф Гәрәйнең язмышын кискен үзгәртә, ул “халык дошманы” исеме алып, сәяси репрессия корбанына әйләнә. БАССР НКВДсы тарафыннан 1940 елның 29 апрелендә кулга алына һәм 1940 елның 15 июнендә БАССР Югары Суды тарафыннан РСФСР Җинаять Кодекесының 58-10 нчы статьясы буенча 10 елга ирегеннән, тагын биш елга хокукларыннан мәхрүм ителә. Йосыф Гәрәйне совет дәүләтенә каршы контрреволюцион агитация алып баруда, компартия һәм дәүләт җитәкчеләренә, шәхси Сталинга яла ягуда гаеплиләр.
Казахстанның Актүбә һәм Хромтау лагерьларында ун ел утырганнан соң, тагын биш ел Урта Азия чүллекләрендә сөргендә була ул. Бары тик 1958 елда гына Уфага кайту насыйп була.
РСФСР Югары Суды президиумының 1957 елның 22 октябрендәге карары белән БАССР Югары Судының 1940 елның 15 июлендәге приговоры гамәлдән чыгарыла һәм, составында җинаять эше булмау сәбәпле, Йосыф Гәрәйгә карата җинаять эше туктатыла. Бу карар нигезендә ул тулысынча акланган булса да, аны санга сукмау, җәберләүләү-кимсетүләр Уфага кайткач та дәвам итә. Ә ул исә бирешмәскә тырыша, башы белән әдәби һәм фәнни иҗатка чума, яңадан-яңа китаплар чыгара. Бала җанлы булгангадыр, күбрәк бәләкәйләр өчен хикәяләр, әкиятләр яза. Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган беренче хатын-кыз Банат Батырова турында киң билгеле документаль повесть язып, дөньяга чыгара.
Йосыф Гәрәй 1988 елның 22 мартында 84 яшендә Уфа шәһәрендә вафат була. Туган авылы Базгиядә җирләнә.
Олы тормыш юлы үткән, ачы язмышлы якташыбызны, язучы, педагог, пубдицист, фән эшмәкәре – олы шәхесне тууына 120 ел тулган көннәрдә хөрмәт белән искә алыйк.
Флүр Яһудин,
җәмәгать хәбәрчесе.