0 °С
Ачык
“Игътибар– балалар!” искәртү акциясе чикләрендә “Дуслык” балалар бакчасының 7 нче “Тылсымлы курай” әзерлек төркеме кызлары һәм малайлары авторбус тукталышына һәм көйләнмәүче юл аша чыгу урынына экскурсия ясадылар.
Чара мавыктыргыч һәм фәһемле булды. Бәләкәчләр юлда һәм җәмәгать транспортын көткән урында үзеңне тоту культурасын үзләштерделәр, шулай ук тик тиешле урында гына юл аша чыгарга вәгъдә бирделәр.