Барлык яңалыклар
Новости
20 март , 13:00

Республиканың йөзек кашы алар!

Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле – дөнья күләмендә танылган коллектив –  кичә, ягъни 19 мартта, Бәләбәй Үзәк Мәдәният сараенда концерт белән чыгыш ясап, залны тутырып килгән тамашачыларга  бию сәнгатенең гүзәллеген иң югары дәрәҗәдә күрсәтте.

Республиканың йөзек кашы алар!
Республиканың йөзек кашы алар!

Ансамбльнең бренды булган, “алтын фондын” тәшкил иткән  хореографик  композицияләрдән “Зарифа”, “Җиде кыз” биюләреннән алып төрле милләт халыкларының, шул исәптән рус, татар, молдован, испан һ.б., биюләрен табаннарыннан ут чәчрәтерлек итеп биеде алар һәм рәхмәтле тамашачыларның алкышларына күмелде..  

Дәртле һәм шаян, салмак һәм җитез биюләрдә тормыш һәм  тарих, матурлык һәм мәхәббәт... барсы да чагылды. Кат­гыйлык һәм бер үк вакытта йөрешнең салмаклыгы, төгәл линияләр һәм катлаулы ритм тамашачыны таң калдырды.

Гүзәл бию сәнгатенә, аны иң югары камиллеккә җиткергән профессионал сәхнә осталарына, аларның талантына, искиткеч матур костюмнарына, һәр хәрәкәтенә соклануның чиге булмады.

Белешмә. Фәйзи Гаскәров исемендәге ансамбль – илнең профессиональ хореография сәнгате лидерларының берсе. Узган гасырның 30нчы еллары ахырында оештырылган коллектив Япониядә узган Русия мәдә­нияте фести­валендә, 2014 елгы Сочи Олимпиадасының мәдәни программасы кысаларында, Мексикада узган Бөтендөнья фольклориадасында һәм башка бик күп дәрәҗәле проектларда Русия данын яклады.
2013 елда ансамбльгә ЮНЕСКОның “Биш континент” алтын медале һәм “Дөнья илчесе” дипломы тапшырылды.
Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең республикабызның йөзек кашы булуы – зур горурлык.

Зәйфә Салихова.

Автор:Алексей Петров  
Читайте нас: